16+

Торак коммуналь хезмәтләр буенча бурычы 200 меңнән арткан ир ике бүлмәле фатирыннан чыгарылган

Зәйдә яшәүче 38 яшьлек ир-ат торак коммуналь хезмәтенә бурычы җыелганлыктан ике бүлмәле фатирыннан колак каккан. Бу хаккта evening-kazan.ru хәбәр итә.

Зәйдә яшәүче 38 яшьлек ир-ат торак коммуналь хезмәтенә бурычы җыелганлыктан ике бүлмәле фатирыннан колак каккан. Бу хаккта evening-kazan.ru хәбәр итә.

Эш урыны булмаган ирнең бурычы 200 меңнән артып киткән. Приставлар кисәтеп торса да, фатир хуҗасы бурычын түләргә ашыкмый. Нәтиҗәдә, суд аны фатирыннан чыгарырга дигән карарга килә. Ишекне ачмый гына бурычын түләми котылырга теләгән ирнең нияте барып чыкмый: аның ишеген "болгарка" белән ачып кереп, фатирыннан чыгаралар. Хәзер ике бүлмәле фатир муниципаль милек булып санала, бурычлыга тулай торактан урын биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading