16+

Торак төзелешендә санны гына түгел, сыйфатны да кайгырталар

Татарстанда, 16 февральгә булган мәгълүматларга караганда, 628,6 мең кв метр торак сафка бастырылган. Агымдагы елда 297 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм баланы торак белән тәэмин итү каралган.

Татарстанда, 16 февральгә булган мәгълүматларга караганда, 628,6 мең кв метр торак сафка бастырылган. Агымдагы елда 297 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм баланы торак белән тәэмин итү каралган.

Социаль ипотекка программасына килгәндә, 255 йортның 122се төзелеп беткән диярлек. Бу турыда Татарстан хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Ул үзенең чыгышында республика районнарында алып барылган социаль объектлар төзелеше турында да сөйләде.

– Авыл җирлекләрендә 18 клуб төзелә башлады. Әгерҗе, Азнакай, Балтач районнарында төзелеш эшләре башланырга тора. Быел барысы 28 мәдәният йорты сафка басачак. Республикада универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча эшләр дә актив оештырылган. Төзелеш Алексеевск, Апас, Чүпрәле, Лаеш, Чирмешән районнарында бара. Быел республикада яңа сигез бассейн ачылачак, – дип билгеләп үтте министр.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау программасы да уңышлы эшләп килә. Балтач үзәк район хастаханәсендә, Казанның Чехов урамында Ашыгыч ярдәм станциясендә, Татарстан Сәламәтлек министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросында ремонт бара. Шулай ук быел 120 амбулатория-поликлиника объектларында капиталь ремонтлау эшләре планлаштырылган.

Гомумән алганда, Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән бик күп социаль программа гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин да 2017 ел ахырында аеруча торак төзелеше сыйфатына игътибарны арттырырга кушкан иде. Ул билгеләп үткәнчә, яңа йортлар төзегәндә яңа материаллар һәм технологияләр кулланылырга тиеш.

– Кешеләрнең куркынычсызлыкның бөтен таләпләренә дә туры килгән, әйләнә-тирәсендә уңайлы инфраструктурасы, спорт объектлары, парклар булган заманча торакка күчеп яшәргә мөмкинлеге булырга тиеш, – дигән иде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading