16+

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы 23 гыйнварда законсыз акцияләрдә катнашкан өчен җаваплылык турында кисәтте

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын 23 гыйнварга планлаштырылган законсыз акцияләрдә катнашкан өчен җаваплылык турында кисәтте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын 23 гыйнварга планлаштырылган законсыз акцияләрдә катнашкан өчен җаваплылык турында кисәтте.

"Массакүләм мәгълүмат чараларында, интернет челтәре һәм социаль челтәрләрдә рөхсәтсез акцияләрдә катнашуга чакырулар таралу сәбәпле, 2021 елның 23 гыйнварында рәсми рәвештә мондый чакырулар һәм чараларда катнашу өчен закон нигезендә җаваплылык каралган дип кисәтәбез", - дип белдерде Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Анда шулай ук билгеләп үтүләренчә, килештерелмәгән ачык гавами үткәрү һәм анда катнашучылар тарафыннан провокация омтылышларын хокук саклау органнары җәмәгатьчелек тәртибенә куркыныч буларак бәяләнәчәк һәм чик куелачак. Полиция хезмәткәрләре хокук тәртибен тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрә, ә хокук бозучыларны законда каралган җаваплылыкка җәлеп итәчәкләр, дип ассызыкладылар Эчке эшләр министрлыгында.
Полиция провокацияләргә бирелмәскә, килештерелмәгән гавами чараларда катнашмаска һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законлы таләпләрен үтәргә чакырды.

Кичә республикада 23 гыйнварда массакүләм тәртипсезлекләргә чакырулар факты буенча җинаять эше кузгаттылар. Элегрәк генераль прокуратура акцияләрдә катнашырга чакыру булган челтәрдәге материалларга керүне блоклауны таләп итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading