Трактор алам дип ярты млн сум акчасын югалткан
Казанда яшәүче 35 яшьлек ир каракларның тозагына эләккән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда яшәүче 35 яшьлек ир каракларның тозагына эләккән.
Трактор сатып алырга җыенган казанлы ярты миллион сумга якын акчадан колак каккан.
16 нчы мартта «Юдино» полиция бүлегенә 35 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ир 3 нче мартта авыл хуҗалыгы техникасын сату сайтында трактор сату турында белдерү тапканын сөйли. Менеджер белән шалтыратыша, товарның сатуда булуын раслыйлар һәм түләү өчен счет реквизитлары бирәләр. Сату-алу килешүен төзеп, акчаларны алдан бирелгән счетка күчерә, әмма сатучы компаниядән трактор җибәрү турында мәгълүмат килми. Моннан тыш, сайтта телефон номерлары да алышына.
Зыян күрүче матди зыянны 478 мең сумга бәяләгән. «Юдино» полиция бүлегендә җинаять кылуга катнашы булган затны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аның блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш
-
#Кыскача яңалыклар
Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш
-
#Кыскача яңалыклар
Ильмира Нәгыймова ярдәм сорый
-
#Шоу-бизнес
«Әти-әни күңеле бары сизә инде»: тагын бер артист улын армиягә озаткан
-
#Җәмгыять
«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»: Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
Комментарийлар