16+

Төрки яшьләр фестивале башланды

12-17 сентябрь көннәрендә Казанда III Төрки яшьләр фестивале уза. Быел ул Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче 60 якын төрки яшьләрне җыйды.

12-17 сентябрь көннәрендә Казанда III Төрки яшьләр фестивале уза. Быел ул Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче 60 якын төрки яшьләрне җыйды.

Фестиваль Габдулла Тукайның тууына 130, Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына багышланган. Шуңа да биредә төрки яшьләр оешмалары җитәкчеләре, яшь шагырь һәм язучылар катнаша.
Республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова делегатларны Татарстан белән таныштырды.

- Фестивальнең изге Корбан бәйрәме вакытында үткәрелүе аеруча да үзгә. Кичә минем телефоным котлап шалтыратулардан ярылды. Шул вакытта һәм менә сезне күргәч, Җир шары нинди зур, шул ук вакытта нинди кечкенә икәненә инандым. Дөнья буйлап сибелеп яшәсәк тә безне күп нәрсә берләштерә. Без моны кадерләп сакларга һәм киләсе буыннарга күчерергә тиешбез, - диде Римма Ратникова.

Каләм тибрәтүчеләр биредә үз максатлары, бер кочак иҗат җимешләре белән килгән иде. 27 яшьлек Артур Дулаев Карачай-Черкесия республикасының бердәнбер делегаты. Күбрәк кеше дә килгән булыр иде, ди ул, ләкин фестивальнең Корбан бәйрәменә туры килүе аркасында күбесе ерак юлга чыгып китә алмаган. Бу бәйрәмне якыннарың, туганнарың белән уздыру гадәте сакланган аларда. Артур төрки милләтләргә багышлап патриотик рухта шигырьләр яза. Тиздән берничә автор берләшеп "Йөрәктәп килгән тавыш" дип аталган җыентык бастырырга исәпли ул.

- Туган телебездә китапны бары шәхси нәшриятларда гына бастыра алабыз. Дәүләтнең кечкенә милләтләргә ярдәме аз. Гадәттә, шигырьләремне интернеттагы шәхси битемдә бастырам. Телне саклап калу проблемасы бездә дә бар, яшьләр күбрәк рус телендә сөйләшә. Без моның белән көрәшәбез. Тел бетсә, милләт тә бетә бит, - диде Артур.

Татарстан делегаты булган Карлыгач тәхәлүсе астында иҗат итүче Ләйлә Хәбибуллинаны шигърият дөньясында белмәүче кеше юктыр. Ул тумышы белән Буа кызы. Хәзерге вакытта Казанның 19 гимназиясендә татар теле һәм әдәбият дәресе укыта. Кечкенәдән шигырьләр яза. Иҗат җимешләре "Идел", "Казан утлары" кебек журналларда басыла, "Иделем акчарлагы" конкурсында каләм чарлый ул.

- Казанда, Татарстанда яшь язучылар өчен юл һәрвакыт ачык. Төрле журналлар үзләре үк безгә шигырьләрегезне җибәрегез, дип тора. Язучылар өчен төрле конкурслар үткәрәләр. Мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчем миңа һәрвакыт яз дип канатлар биреп торды. Беренче тапкыр шигырьләрем шулай "Көмеш кыңгарыу" газетасында басылып чыкты. Быел шушы форумда без яшь язучыларның иҗатын тагын да үстерү өчен төрле проектлар уйлап табачакбыз, - диде Ләйлә.
Яшьләр Татарстан Язучылар берлегендә узган шигъри фестивальдә катнашып, Казан, Болгар шәһәрләре буйлап сәяхәт итәчәк, бер-берсенең иҗаты белән танышачак.

- Иртәгесе көн яшьләр кулында. Алар безнең ил, дөнья белән идарә итәчәк. Хәзерге вакытта безгә аларны дуслаштыру мөһим. Милләтара, динара конфликтлар бер-беребезне аңламаудан, белмәүдән килеп чыга. Моны булдырмаска кирәк. Казан, Татарстан белән кызыксынган яшьләрне җыя алдык дип уйлыйбыз, - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Төрки яшьләр фестивале төрки милләтләрне үстерүгә өлеш кертүче чараларның берсе генә әле. Быел апрель аенда "Төркиләр мирасы" яшьләр белем бирү форумы узды. Август аенда Гагаузиядә төрки яшьләр лидерлары конгрессы үткәрелде. Күптән түгел Кыргызстанда II Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading