16+

Төрки яшьләр Казанга җыела

7-12 октябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында II Төрки яшьләр фестивале узачак.

7-12 октябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында II Төрки яшьләр фестивале узачак.

Фестиваль программасында яшьләр мәдәният, мәгариф, сәясәт өлкәсендә төрле проектлар һәм программалар тәкъдим итә.

Быелгы чарада Россия Федерациясе һәм чит илләрдә эшли торган 28 оешмадан 70кә якын делегат катнаша. Фестивальнең төп максаты - яшьләрне милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле элемтәне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән өлкәсендә тәҗрибә алмашу.

Бу фестиваль «Идел» яшьләр үзәгенең иң яшь проектларының берсе. Узган ел Казанның төрки илләр башкаласы дип игълан ителүе фестиваль эшчәнлеген башларга бер этәргеч булгандыр безгә. 1992 елдагы Казанда узган корылтайдан соң, төрки яшьләрне янәдән Татарстан җирлегенә кайтару өчен шушы фестивальне оештырып җибәрергә булдык, - диде "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

Биредә бөтен төрки илләргә хас булган туган телне саклау, милли белем бирү проблемасы да каралачак. 1992 елда "Азатлык" яшьләр оешмасы тарафыннан үткәрелә башлаган төрки яшьләр форумы бер илдән икенчесенә күчеп, сәяси төсмердә булса. Аның нигезендә яңа эшли башлаган фестиваль бары Татарстанда гына калачак, ул мәдәни һәм тарихи юнәлештә.

Шунысы кызык, 90 елларда үткәрелгән корылтайның төп аралашу теле татар теле булган, хәзер исә яшьләр күбрәк урыс һәм төрек телләрендә бер-берсе белән аралаша икән. Узган елгы фестиваль делегатлар өчен күбрәк аралашу, танышу мәйданы булса, быел оештыручыларның планнары зурдан: алар яшьләр белән төрле проблемалар чишеп, чара ахырында резолюция кабул итмәкче.
- Истамбулда үткәрелгән XVI Төрки яшьләр корылтаенда булганнан соң Казан белән чит илләрдә бик күп кызыксыналар икәнен аңладык. Хәзер Татарстанның нинди зур проектларга алынганын ишеткәч, алар хәтта ышанмады безгә. Үз күзләре белән барысын да килеп карыйсылары килде. Фестиваль республикабызны таныту, аның эшен күрсәтү чарасы да әле, - диде Ләйсән Сафина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading