16+

Төркия аэропортында шартлау вакытында анда Татарстаннан да балалар булган

Кичә 22 сәгатьләр тирәсендә Төркиянең Ататөрек аэропортында 3 шартлау булган.

Кичә 22 сәгатьләр тирәсендә Төркиянең Ататөрек аэропортында 3 шартлау булган.

Фаразлар буенча, тикшерү вакытында бер егет һәм кыз үлем билбавын шартланкан. Нәтиҗәдә 36 кеше үлгән, 147 кеше яраланган.

Россия Президентының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов Instagramда Исанбул аркылы бию конкурсыннан кайтучы, теракт булу сәбәпле Төркиядән оча алмаган 15 Татарстан баласына куркыныч янамый дип белдерә.

"Бүген төнлә Исанбул аэропортында теракттан соң эвакуацияләнгән пассажирлар арасында Татарстаннан 15 кыз (11-12яшь) - Чаллы шәһәреннән "Сәйләннәр" бию төркеме дә бар. Аларның Болгариядән конкурстан Исанбул аркылы кайтулары булган. Төнлә аларны куну урыны да тәкъдим итмичә, бернәрсәсез, акчасыз шәһәр үзәгендә калдырганнар. Россия туристларына рәхмәт, бу вакытта әлеге урында булып, алар өчен отельгә түләгәннәренә" - дип яза Астахов.

Әлеге хәлләр турында Россия консуллыгына һәм Татарстан җитәкчелегенә хәбәр ителгән. Хәзер балаларга бернинди куркыныч янамавы һәм мөмкинлек булу белән тиз арада балаларның аннан кайтарылачагы турында хәбәр итә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading