16+

“Төркия авиалинияләре” Казанга авиарейслар санын арттыра

Бүген Рөстәм Миңнеханов Әнкарәдә "Төркия авиалинияләре" авиакомпаниясе генераль директоры Билал Экши белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Әнкарәдә "Төркия авиалинияләре" авиакомпаниясе генераль директоры Билал Экши белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов авиакомпаниянең хәзер Истанбулдан Казанга һәм Казаннан Истанбулга атнасына өч рейс ясавына рәхмәтле булуын әйтте.

Билал Эшки Рөстәм Миңнехановны "Төркия авиалинияләре" файдалана торган очкычлар паркы белән танышырга чакырды. Аның әйтүенчә, соңгы айларда пассажирлар агымы артуы сизелгән. Авиакомпания киләсе җәйгә авиарейслар санын 5кә җиткерергә планлаштыра һәм көн саен очышлар ясау мөмкинлеген дә тормышка ашырырга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading