16+

Төркиядә теракт булу сәбәпле тоткарланган 15 Татарстан кызы тиз арада өйләренә кайтарылачак

Теракт вакытында Истанбул аэропортында булган Чаллы «Сәйләннәр» балалар бию коллективының 15 катнашучысы тиздән өйләренә кайтарылачак.

Теракт вакытында Истанбул аэропортында булган Чаллы «Сәйләннәр» балалар бию коллективының 15 катнашучысы тиздән өйләренә кайтарылачак.

Хәзер бу мәсьәләне хәл итү белән Татарстан Президенты Аппараты һәм шәхсән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шөгыльләнә. Ә Истанбулда - Татарстан вәкиллеге һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының консуллык хезмәтләре әлеге мәсьәлә буенча эш алып бара, дип хәбәр итә Татарстанның Президент Аппараты матбугат хезмәте.
Балаларга хәзер куркыныч янамый, алар кунакханәгә урнаштырылганннар.

Якындагы сәгатьләрдә Чаллы хакимиятендә шәһәр һәм район җитәкчелеге Истанбулда балалары тоткарланган ата-аналар белән очрашып сөйләшәчәк.

Кичә төнлә Истанбул аэропортында булган өч шартлау нәтиҗәсендә, 36 кеше үлгән һәм тагын 147 кеше яраланган. Болгариядән конкурстан кайтучы Чаллы балалар коллективы бу вакытта Истанбул аэропортында булган. Коллектив зыян күрмәгән. Әмма аэропорт бинасыннан эвакуацияләнгән балалар һәм төркем җитәкчесе чит илдә акчасыз килеш калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading