16+

Төркиядә ял иткәндә ковид йоктырган һәм вафат булган...

Мәрхүмәнең мәетен әлегә Түбән Камага алып кайтмаганнар.

Мәрхүмәнең мәетен әлегә Түбән Камага алып кайтмаганнар.

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче ир белән хатын Төркиягә ял итәргә барган. Биредә хатын коронавирус инфекциясе иярткән һәм вафат булган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Каналга үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 44 яшьлек хатын һәм аның ире Урта диңгез яр буена ял итәргә килә. Берничә көннән алар авыруның беренче билгеләрен сизә.

Өч көн буена ир белән хатын табибларга мөрәҗәгать итми. Алар авыру җиңел формада узар дип ышана. Аннары икесен дә хастаханәгә салалар. Берничә көннән ире тернәкләнә башлый, хатыны вафат була.

Мәрхүмәнең мәетен әлегә Түбән Камага алып кайтмаганнар. Аның шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләренең берсендә эшләве билгеле, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading