16+

Цифрлы телевидениегә күченү вакыты билгеле: аз керемле гаиләләргә приставка алырга ярдәм итәчәкләр

Татарстан цифрлы телевизион тапшырулар кабул итәргә инде узган елның декабрендә үк әзерлектә булган. Республика халкының 99,3 проценты хәзердән 20 канал­ны цифрлы форматта карый ала.

Цифрлы телевидениегә күченү вакыты билгеле: аз керемле гаиләләргә приставка алырга ярдәм итәчәкләр

Татарстан цифрлы телевизион тапшырулар кабул итәргә инде узган елның декабрендә үк әзерлектә булган. Республика халкының 99,3 проценты хәзердән 20 канал­ны цифрлы форматта карый ала.

Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

– Первый канал, Россия1, НТВ, Пятый канал язулары (логотип) янында «А» хәрефе торса, димәк, сезнең телевизор аналог эфирын кабул итә. Андый телевизорларга DVB-T2 стандартындагы приставка кирәк. Приставканың бәясе 950 сум, шушы приставка ярый. Сәүдә нокталарында 1300-1400 сумлык приставкалар да бар, аларның инде функцияләре бераз күбрәк. Телевизорлар 2012 елга кадәр чыгарылган булса, аларга приставка зарур, – диде министр Айрат Хәйруллин.
Төбәк телеканаллары, мисал өчен ТНВ (Татарстан – Яңа Гасыр) аналогта эшләүне дәвам итә. Федераль 20 каналны һәм аналогта төбәк телеканалларын цифрда карау өчен бердәм дулкынлы антенна (всеволновая антенна) таләп ителә. Казанда күп фатирлы йортлар түбәләренә урнаштырылган гомум антеннага тагын өстәмә антенна кирәкми.

– Татарстанда телевизион дулкыннарны тапшыру станцияләреннән ерак урнашкан яки географик урнашулары уңайлы булмаган 160 авылда цифрлы тапшыруларны карауда кыенлыклар бар. Аларда 12 мең йорт, шулардан 11 мең йорт спутник телевидениесеннән файдалана яки IP-TV челтәренә ялганган. Бу торак пунктларындагы кешеләр спутник антеннасыннан абонент өчен түләмичә дә 20 федераль каналны бушлай карый ала. Әгәр кеше инде спутник телевидение абоненты икән, ул бушлай тарифка күченергә мөмкин. Моның өчен бер мәртәбә 1500 сумнан 2500 сумга кадәр түләү алына, «тарелка»ны алмаштырасы түгел, – дип аңлатты министр Айрат Хәйруллин.

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйткәнчә, цифрлы телевидениегә күчкәндә социаль мохтаҗ гаиләләргә һәм кешеләргә ярдәм оештыру өчен республика бюджетыннан 32 миллион сум акча тәгаенләнгән.
– Документларны быелның 1 декабренә кадәр тапшыру зарур. Соңгы өч айда гаилә әгъзаларының кереме турында белешмә, цифрлы телевизион приставка яки телеантенна сатып алганлыкны раслаучы документ кирәк. Күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр керем турында белешмә тапшырудан азат. Социаль бүлекләрдә алар турында мәгълүмат болай да бар, – дип искәртте министр Эльмира Зарипова.

Цифрлы телевидениегә күчү гамәлләрендә махсус укытылган волонтерлар бушлай ярдәм күрсәтә. Сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен «кайнар элемтә» телефоны: 8-800-222-87-16.

Ярдәм каралган категорияләр

Аз керемле, балаларына айлык пособие алучы, күп балалы гаиләләр (җан башына керем яшәү минимумыннан ким булганнар, республикада яшәү минимумы – 9 170 сум);

Инвалид баласы булган һәм җан башына кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр;

70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк, җан башына кереме 20 мең сумнан азрак булган, ялгыз пенсионерлар яки пенсионерлардан гына торган гаиләләр;
Җан башына керемнәре 20 мең сумнан түбәнрәк булган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading