16+

Тукай районы башлыгы махсус операциядә ике улын югалткан ананың хәлен белешкән

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Украинада һәлак булган ике бертуган – Артем һәм Станислав Шамукаевларның әнисе Гулафира Захаровна белән күрешкән.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Украинада һәлак булган ике бертуган – Артем һәм Станислав Шамукаевларның әнисе Гулафира Захаровна белән күрешкән.

Бу хакта район башлыгы социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.
«Махсус хәрби операциясендә хезмәт итүче райондашларыбызның гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмадык. Сугыш кырында һәлак булган каһарманнарыбыз - Артем һәм Станислав Шамукаевларның әниләре Гулафира Захаровна янына бардык», дип язган район башлыгы. 

"Шәһри Казан" журналисты да Гулафира Захаровна белән элемтәгә чыккан иде. Әмма ул: "Кызлар, хәлем бик авыр. Сөйләшә алмыйм", диюдән узмады. Ике улын яу кырында югалткан ананың ачы хәсрәтен әйтеп, аңлатып кына бетереп булмый шул. Тукай районы хакимияте да батыр якташларының истәлеген истә тотсын һәм мәңгеләштерсен иде. 

Фотолар: https://vk.com/id731476385?w=wall731476385_322%2Fall

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading