16+

Тун сайлаганда QR-код ярдәмендә тикшереп ал

Чит илләрдә табигый мехтан баш тартучыларның саны артып бара, ә Россиядә, киресенчә, елдан-ел кыйммәтлерәк туннарны сатып алалар. Бигрәк тә кеш һәм сусар мехларына сорау арткан.

Чит илләрдә табигый мехтан баш тартучыларның саны артып бара, ә Россиядә, киресенчә, елдан-ел кыйммәтлерәк туннарны сатып алалар. Бигрәк тә кеш һәм сусар мехларына сорау арткан.

Халык мутон һәм чәшке туннарны да яратып кия. Ак төлке, янут мехлы туннар да күп сатыла. Тун алучылар күбәя барган саен, контрафакт очраклары да арта, дип кисәтә Роспотребнадзор белгечләре. Шуның өчен дә алар тунны ничек дөрес сайлап алырга кирәклеген искә төшерә.

Тунда контроль идентификация билгесе булырга тиеш. Аны КИЗ дип атыйлар. Яшел төстәгесе киемнең Россиядә җитештерелгән булуы, ә кызыл төстәге КИЗ чит илдән кайтартылганлык турында мәгълүмат бирә. Һәр тунга яки дубленкага аерым номер бирелә, аны микросхемадан укып була. КИЗның чынмы икәнлеген Федераль салым хезмәте яки кесә телефонындагы «Проверка товаров» дигән кушымтадан QR-код ярдәмендә тикшерергә мөмкин. QR-кодны керткәннән моң, сатып алучы мехның төре, бренды, кайсы илдә һәм нинди предприятиедә җитештерелгәне, буялганмы-юкмы икәне турында белә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading