16+

Тупыл мамыгы куркыныч тудыра...

Тупылларның чәчәк ату чоры җитте һәм аның мамыгы куркыныч булырга мөмкин, - дип хәбәр итә Татар-информ Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән .

Тупылларның чәчәк ату чоры җитте һәм аның мамыгы куркыныч булырга мөмкин, - дип хәбәр итә Татар-информ Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән .

Тупыл мамыгы, дары сыман, теләсә нинди очкыннан да кинәт кабынып китә һәм төрле юнәлештә яна. Мизгел эчендә мамык ялкыны агачларга һәм башка янучан корылмаларга күчәргә мөмкин. Агач корылмалар, гаражлар, автомобильләр иң янучан булып санала.
Җыелган мамык балаларны җәлеп итә, мамыкка кагылу, аның белән уйнау аларга ошый. Ахыргы нәтиҗәләрен уйламыйча, кемдер аны кызык өчен яндырырга да мөмкин.
- Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәбез: әгәр дә сез балаларның урамда мамык һәм ут белән уйнаганын күрсәгез, читтә калмагыз, янгынны булдырмый калыгыз. Әти-әниләргә үтенеч: балаларыгызга ут белән уйнауның аянычлы хәлләргә китерү ихтималын аңлатыгыз. Исегездә тотыгыз: сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы яки ремонт һәм төзелеш эшләре башкарган вакытта чыккан очкын янгын китереп чыгарырга мөмкин. Искәртеп үтәбез, балалар шуклыгы белән чыккан янгынның матди зыянын, закон буенча, әти-әниләр түли, - дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading