16+

Туристлар симерүдән куркып, Төркиягә бармый башлаган

Туризмны өйрәнү компаниясе туристларның ялдан кайсы илләрне ошатмый кайтуын өйрәнгән.

Туризмны өйрәнү компаниясе туристларның ялдан кайсы илләрне ошатмый кайтуын өйрәнгән.

Һәр бишенче туристка Һиндстан ошамый икән. 20 процент сораштырылучы анда башка бармаячагын әйткән. Андагы пычраклык, кызык булмаган товарлар сатыла торган кичке базарларны, хәер сорашучыларны ошатмауларын әйтә алар. 16 проценты Мисырдагы ялдан канәгать калмаган. 15 проценты Төркиягә башка бармаячак ди. Сәбәбе – анда туристлар бик күп, бөтенесе дә кергән системасы булганга, аашап симереп кайталар, һәр кешегә бәйләнүче сатучылар, кафе һәм экскурсияләрдә алдаулар. 13 проценты Тунисны башка сайламаячак икән. 12 проценты рестораннар, экскурсияләрнең бик кыйммәт булганы өчен Кипрны ошатмаган. 10 проценты Абхазиядән күңеле кайткан. Анда да бәяләр югары, яшәү шартлары начар, иясез хайваннар күп ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading