16+

Участокларда сайлаучылардан сораштыру уздырыла

"Гадел сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы бүген Татарстанда эшләүче исәпләү участокларында сораштыру уздыра.

"Гадел сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы бүген Татарстанда эшләүче исәпләү участокларында сораштыру уздыра.

Мондый сораштырулар 70 участокта оештырылган. Бу республика халкының кем кандидатурасына өстенлек бирүен әле хисап комиссияләре нәтиҗә чыгарганчы ук ачыкларга ярдәм итәчәк. Экзит-полл нәтиҗәләре участоклар ябылганнан соң игълан ителәчәк. Сораштыру аноним рәвештә уздырыла.

"Гадел сайлаулар өчен" корпусы активистлары искәрткәнчә, сайлауда катнашучылар сорауга теләп җавап бирә, алай гына да түгел, үзләренең ни сәбәпле яки бу кандидат өчен тавыш бирүен дә ассызыклый. Алар Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат итеп күрергә теләгән иң лаеклы кешеләрне генә сайлый.

Сораштырылучылар тавышлары кичке сигездән соң саналачак. Беренчел нәтиҗәләр бүген кич билгеле булачак. Рәсми нәтиҗә исә 25 майга кадәр әзер булачак. Гадәттә экзит-полл нәтиҗәләре сайлау нәтиҗәләре белән туры килә.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading