16+

Уен мәйданчыгына балаларны сайлап кертәләр

Казанның Чыңгыз Әйтмәтов урамындагы бер йорт ишегалдындагы уен мәйданчыгына балаларны исемлек буенча сайлап кертә башлаганнар.

Казанның Чыңгыз Әйтмәтов урамындагы бер йорт ишегалдындагы уен мәйданчыгына балаларны исемлек буенча сайлап кертә башлаганнар.

Йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компания балаларга рәшәткә белән әйләндереп алынган заманча уен мәйданчыгы төзеп биргән. Әлеге төзелештә кайбер әти-әниләр дә матди ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер исә уен мәйданчыгына нәкъ менә акча түләгән гаиләләрдәге балаларны гына кертәләр икән. Балаларны шулай аерганга йортта яшәүчеләрнең кайберләре гаҗәпләнеп карый, кечкенәдән балалар арасындагы дуслык югала дип борчыла, икенче берәүләр барысы да гадел булырга тиеш, акча бирмәгән әти-әниләрнең балалары уйнамасын, дигән фикердә. Күршеләр үзара бәхәсләшкән арада, Татарстан прокуратурасы бу мәсьәлә буенча тикшерү эше башлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading