16+

Уфада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме башланды

Әлеге минутларда Башкортстан башкаласында республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме башланды.

Әлеге минутларда Башкортстан башкаласында республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме башланды.

Рәхимов белән хушлашып калырга җыелучылар саны һәр минут саен арта, дип хәбәр итә «Башинформ».

Хәзер "Башкортстан" концертлар залы каршында озын чират барлыкка килгән. Эчтә зур сәхнәдә табут урнашкан, янында почетлы каравыл куелган.

Исегезгә төшерәбез, Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда 88 яшендә вафат булды. Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрше республика халкына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Фото: «Башинформ»

Уфада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме башланды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading