16+

«Ул дөньяга елап түгел, җырлап туды»

Радио көне уңаеннан Быел «Тәртип FM» радиосы эшли башлаганга ике ел тулды. Шулай булуына да карамастан, ул инде үз кыйбласын, үз аудиториясен булдырырга өлгергән. Филармония концертлар залында «Тәртип FM»ның туган көне уңаеннан оештырылган кичәдә дә зал шыгрым тулы иде. «Тәртип FM» радиостанциясе 2014 елның 16 апрелендә эшли башлый. Дөресрәге, кабат...

«Ул дөньяга елап түгел, җырлап туды»

Радио көне уңаеннан Быел «Тәртип FM» радиосы эшли башлаганга ике ел тулды. Шулай булуына да карамастан, ул инде үз кыйбласын, үз аудиториясен булдырырга өлгергән. Филармония концертлар залында «Тәртип FM»ның туган көне уңаеннан оештырылган кичәдә дә зал шыгрым тулы иде. «Тәртип FM» радиостанциясе 2014 елның 16 апрелендә эшли башлый. Дөресрәге, кабат...

  • Радио көне уңаеннан

Быел «Тәртип FM» радиосы эшли башлаганга ике ел тулды. Шулай булуына да карамастан, ул инде үз кыйбласын, үз аудиториясен булдырырга өлгергән. Филармония концертлар залында «Тәртип FM»ның туган көне уңаеннан оештырылган кичәдә дә зал шыгрым тулы иде.

«Тәртип FM» радиостанциясе 2014 елның 16 апрелендә эшли башлый. Дөресрәге, кабат яраткан тыңлаучылары янына кайта. Ул моңа кадәр 2008 елның 11 июнендә эфирга чыгып, берничә ай эшләп алган, шул кыска вакыт эчендә бик зур аудитория туп­ларга өлгергән булган. Тыңлаучылардан, радионың кабат ачылуын сорап, меңләгән хатлар килә, һәм ул алты елдан соң кабат эшли башлый.

Кичә Хәйдәр Бигичевның «Туган ягым - Татарстан» җыры белән башланды. Бу радио аша беренче яңгыраган җыр булган.

- Моннан ике ел элек дөньяга килгән «Тәртип FM» радиосының тәүге авазы көчле, дәртле, өметле иде. Ул дөньяга елап түгел, җырлап туды. Беренче адымнарын атлаганда ук аның тоткан кыйбласы анык иде. Тарихи фактларны сызып атып, китапларны яндырып була, ә җырларны халык хәтереннән алып булмый. «Тәртип FM» безнең мәдәни мирасыбызны барлый. Еллар үтү белән онытыла башлаган шәхесләребезне искә төшерә, ул безне асылыбызга кайтаруда мөһим миссия башкара. Без бүген кыйммәтләр үзгәргән чорда яшибез. Радиода эшләгән бөтен кешегә рәхмәтемне җиткерәм, эфир аша бары яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын, - дип сәламләде тамашачыларны Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.

Кичәгә килгән тамашачы концерт барышында «Тәртип»тә хезмәт куйган алып баручылар бе­лән танышты. Туган көнне котлап килгән җырчылар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Шамил Әхмәтҗанов, Айдар Фәйзрахманов, Ришат Төхвәтуллин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һ.б. бар иде. Олы җыр­чылар, иҗатларын күрсәтергә мөмкинлек биргәне өчен, «Тәртип FM»га рәхмәт сүзләре җиткерде. Кунаклар арасында «Тәртип»нең төрле программаларында чыгыш ясаучылар бар иде. Мәсәлән, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов радиода халык әйтемнәрен укый.

- Кайчандыр яңа татар радиолары барлыкка килгәч, алар җиңел формат сайлап алды. Хәзер алар куян куып йөргән кебек. Ләкин гел модага иярү әле уңышка ирешү дигән сүз түгел. Без бит куян гына куа торган халык түгел, җитдирәк идек. Безгә бүген күбрәк тарихыбыз, мирасыбызга кайтырга кирәк. Бу дулкынны «Тәртип» радиосы тоеп алды һәм үз аудиториясенә җиткерә алды, - диде Ирек Шәрипов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading