16+

Уллыкка алучылар югары күләмдә түләү ала башлаячаклар

Марттан башлап уллыкка алучылар, индексацияне исәпкә алып, югары күләмдә түләү ала башлаячаклар.

Марттан башлап уллыкка алучылар, индексацияне исәпкә алып, югары күләмдә түләү ала башлаячаклар.

Татарстанда март аенда балаларны уллыкка алган кешеләр индексацияне исәпкә алып бер тапкыр түләнүче акчаларны арттырылган күләмдә алачаклар, дип хәбәр итә Россия Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте. Һәр уллыкка алынган балага 20 472,77 сумны тәшкил итә. Әгәр балага 8 яшь тулса, яки ул инвалид, яисә гаиләгә берьюлы берничә бала - абыйлы-энеле һәм сеңелләр кабул ителсә, һәрберсенә 144 306ар сум түләнәчәк.
Бу түләүләрне баланы уллыкка алучылар, шулай ук опекуннар, попечительләр яки тәрбиягә алучылар алачак.

Пособиене билгеләү турындагы карар гариза бирелгән көннән алып ун эш көне эчендә чыгарыла. Әгәр Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки түләүгә хокукны раслый торган мөрәҗәгать итүчедән документлар кермәгән булса, аерым очракларда гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә озайтылырга мөмкин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading