16+

Улы башта - әнисен, аннан үзен үтергән

Тикшерүчеләр фаразлаганча, 4 февральдә исерек хәлдәге ир-ат башта әнисен үтергән, шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Тикшерүчеләр фаразлаганча, 4 февральдә исерек хәлдәге ир-ат башта әнисен үтергән, шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Татарстанда исерек улы өлкән яшьтәге әнисен кыйнап үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдергән.

4 февраль көнне республиканың Чирмешән районы Бәркәтә авылындагы йортларның берсендә 84 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Аның тәнендә һәм башында күпсанлы җәрәхәтләр булган. Мунчаны тикшергән вакытта, полицейскийлар 54 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана.

Тикшерүчеләр фаразлаганча, 4 февральдә исерек хәлдәге ир-ат башта әнисен үтергән, шуннан соң үз-үзенә кул салган.

Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading