16+

Улын кыйнаган хатынга карата җинаять эше кузгатылган

Әлеге хәлге Чаллы хокук саклау органнары тарафыннан оператив рәвештә тикшерелгән.

Әлеге хәлге Чаллы хокук саклау органнары тарафыннан оператив рәвештә тикшерелгән.

Ә аннан соң ул тикшерү бүлегенә тапшырылган. Факт буенча «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Биш яшьлек улы белән өйгә кайткан челнинканың шәхесе ачыкланган. Гаилә опека органнарында исәптә тормаган. Безнең рәсми чыганаклар буенча, вакыт төн уртасыннан соң булган, әни исерек хәлдә булган.

Чаллыда ГЭС бистәсенең 10 нчы комплексы подъездында урнаштырылган видеокүзәтү камерасы яшь хатын-кызның баласына карата мәрхәмәтсез мөгамәләсен теркәгән. Видеодан күренгәнчә, әни кеше баласының капюшоныннан сөйри, сүгенә, ә подъезд янында аңа бияләе белән суга. Малай кычкырып елый.

Тикшерү барышында балага карата мондый мөнәсәбәтнең сәбәбен ачыкларга, шулай ук бу гаиләдә шундый очраклар элек булганмы-юкмы икәнен тикшерәчәкләр.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кушуы буенча, Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липский Үзәк аппаратка әлеге хәлне тикшерү барышы белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading