16+

Университетларга зур игътибар бирелә

Казанда ике көнлек эш сәфәре белән Россия премьер-министры Дмитрий Медведев булып китте. Беренче көнне ул Икътисадны модернизацияләү буенча совет президиумы утырышында катнашты. Чара кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән алар мәгариф, медицина, ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән программалар хакында сөйләштеләр.

Казанда ике көнлек эш сәфәре белән Россия премьер-министры Дмитрий Медведев булып китте. Беренче көнне ул Икътисадны модернизацияләү буенча совет президиумы утырышында катнашты. Чара кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән алар мәгариф, медицина, ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән программалар хакында сөйләштеләр.


Билгеле булганча, республикада 30га якын дәүләт программасы эшләп килә. Быел мәктәпләрне төзекләндерү программасы төгәлләнде. Ике ел эчендә барлык сырхауханәләрне рәткә китерү бурычы куелган. Рөстәм Миңнеханов лицей һәм ресурс үзәкләрен үстерүгә дә зур игътибар бирелүен искәртте.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, соңгы ун елда университетлар системасы үсешенә 114 миллиард сум акча тотылган. Бүген «Югары уку йортлары - инновация булдыру үзәкләре» махсус проекты тормышка ашырыла.
- Ул проект Россия университетларының көндәшлеккә сәләтлелеген ныгытуга, төбәкләрнең инновацион, технологик һәм социаль үсеше өчен университет үзәкләре булдыруга юнәлдерелгән, - ди Дмитрий Медведев.

Утырыштан соң премьер-министр Казан федераль университетының яшь галимнәре белән очрашты. Бу егет-кызлар фән өлкәсендә югары технологияләр кулланып эшлиләр.
- Сезнең университет данлыклы. Бөтен югары уку йортларын дөньякүләм дәрәҗәдәге бер зур, классик университетка туплау дөрес карар булган, - диде Дмитрий Медведев.
Ул яшь галимнәргә фәнни эш белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр арендалау процессын җиңелләштерергә кушты.

Сәфәрнең икенче көнендә Дмитрий Медведев тагын бер мөһим вакыйга - Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге хөкүмәте башлыклары һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышларында катнашты. Анда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре арасында үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алыштылар. Атом энергиясен тыныч максатларда куллану, контрафакт продукцияне җитештерүгә һәм таратуга каршы эшчәнлек, интеллектуаль милек, геодезия һәм картографияне саклау буенча килешүләр хакында да сөйләштеләр.

Утырышта яңгыраган төп мәсьәләләрнең берсе - Евразия икътисади берлегенә кергән илләр өчен сәнәгать, энергетика, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә киртә һәм чикләүләрне бетерүгә кагылды.

- Бизнеска комачауламас өчен, безнең оешмаларга коллегалары белән уңышлы көндәшлек алып барырга ярдәм итү максатыннан, административ тәртип төзергә кирәк. Шуңа да тышкы сәүдә килешүләре белән шөгыльләнә торган, «кәгазьсез» сәүдәгә күчүне күздә тоткан «бердәм тәрәзә» механизмын булдырырга кирәк, - диде премьер-министр.
Киләчәктә бердәмлекнең икътисади нигезләрен ныгытуга кирәклегенә дә басым ясалды.

- Ирекле сәүдә килешүе нигезендә булган каршылыкларны бетерү буенча, электрон сәүдә, дәүләт сатып алулары, техник көйләүләр өлкәсендә үзара бәйләнешне ныгыту өчен, бердәм зур эш алып барырга туры киләчәк. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге киңлегендә мөстәкыйль азык-төлек базарын булдыру, транспорт, энергетика өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен, шартлар тудырачакбыз. Тагын да күбрәк көчне бердәм инновацион эшчәнлек төрләренә ярдәм итүгә юнәлдерәчәкбез, - диде Россия премьер-министры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading