16+

Унтугыз яшьлек кызга отвертка белән һөҗүм иткән ир-ат тоткарланган

Казанда 19 яшьлек кызга отвертка белән һөҗүм иткән ир-атны полиция тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткән.

Казанда 19 яшьлек кызга отвертка белән һөҗүм иткән ир-атны полиция тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткән.

Искәртеп үтик: 31 августта кич Салмачы бистәсендә ир-ат 19 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Ул отвертка белән кызның муенына һәм күкрәгенә берничә тапкыр кадаган һәм сумкасыннан телефонын алган. Әмма, якынлашып килүче машинаны күреп, җинаять урыныннан качкан. Кыз күпсанлы җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлегенә озатылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казанның Идел буе районы буенча тикшерү бүлегендә "Талау нияте белән үтерергә омтылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьче эзләүгә игълан ителгән.
"Татар-информ"га билгеле булганча, җинаять кылуда шикләнелә торган затны кичә полиция тоткарлаган. Чыганак мәгълүматларына караганда, ир-атка 28 яшь, ул Казанда яши, элек биш тапкыр хөкем ителгән. Наркотикларга бәйлелектән интегә. Хәзер тикшерү бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading