16+

Урыннары оҗмахта булсын! Батырларыбызны онытмыйк!

Безнең эпоха узып бара. Ике батырыбызның да урыннары оҗмахта булсын. Алар безнең күңелләребездә һәрчак якты йолдызлар булып саклансын. Минем бу кечкенә генә язмам аларның рухына изге дога булып барып ирешсен иде. Амин!

Безнең эпоха узып бара. Ике батырыбызның да урыннары оҗмахта булсын. Алар безнең күңелләребездә һәрчак якты йолдызлар булып саклансын. Минем бу кечкенә генә язмам аларның рухына изге дога булып барып ирешсен иде. Амин!

Үткән 2021 ел бар халыкның күңеленә куркыныч пандемия елы буларак кереп калган булса, безнең көрәшчелеребез, аларның җанатарлары күңеленә үзенең кайгылы вакыйгалары белән кереп калгандыр, мөгаен. Заманында бөтен көрәш мәйданнарын дер селкетеп, халкыбыз арасында зур абруй казанган ике батырыбызның бер-бер артлы арабыздан китеп барулары, бөтен булган өметләребезне астын-өскә китерде дә куйды. Билгеле, татар көрәшенең шундый легендаларының арабыздан китүләре – бик кызганыч хәл.
Аның беренчесе Көек авылында дөньяга аваз салып, булган бар гомерен районыбыз терлекчелеген аякка бастыруга багышлап, зур тырышлыгын куеп “Татарстанның атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булган Васыйл Мөдәррис улы Гыйләҗев булды. 1980 елдан лаеклы ялга чыкканчы, район үзәгендә урнашкан Ленин исемендәге колхозда /соныннан “Сорнай”хуҗалыгы/ көнен-төнен аямыйча хезмәт куйган шәхесебез хезмәт батыры булып кына калмыйча, келәм батыры булып та зур айбруйлы кешегә әйләнде. “Алар – бертуган Гыйләҗевлар – Сабантуйга килсәләр, безгә монда “ничего делать” дип көрәшкә кергән көрәшчеләр дә куркып калганнар дип, әле дә мактап сөйлиләр алар турында авылларыбызда. Дөрестән дә, спортны һәрьяклап үз иткән кеше иде ул. Ирекле һәм классик көрәштән татар, самбо көрәшләренә кереп китеп, аның өстенә волейбол уйнап, беренче разрядны алган спортчы булды. Спорт өлкәсендә эшләгәнлектән минем үземә дә аңа күп тапкырлар мөрәҗәгать итәргә туры килде. Карышмады, һәрвакыт чакырган җиргә барды. Татар көрәшенә килгәндә исә, Васыйл абый ул заманнарда район, республика келәмнәрендә дә зур танылу алган көрәшче буларак тарихка кергән кеше. 1965-66 елларда милли көрәш буенча Татарстан чемпионы, 1990 елда “Ватаным Татарстан “ газетасының Муса Җәлил истәлегенә ярышларның призеры да. Инде аның Сабантуйларда яулаган җиңүләрен саный калсак, безнең бармаклар гына җитмәс иде.
Икенчесе – 1965 елда Бөрбаш авылында туган РСФСРның спорт остасы Рафис Зиннәт улы Шәрифуллин. Бу батырыбыз да бөтен гомер юлын туган авылында хезмәт куеп тәмамлаган шәхес. Районыбыз көрәшенә генә түгел, республикабыз көрәшенә дә үзеннән зур өлеш керткән көрәшче. 1976 елда Уфада, 1981 елда Чабаксарда РСФСР чемпионы булып танылса, 1983 елда “Урожай” ирекле спорт җәмгыяте ярышларының җиңүчесе булды. Атаклы Муса Җәлил истәлегенә узган ярышларның да күп тапкырлар призеры булып танылды. Алты мәртәбә район Сабантуе батыры да әле ул. Лаеклы ялга чыккач та келәмне онытмады, гел балалар ярышына иң беренчеләрдән булып килеп утыра иде. Ветераннар арасында гел дә бил алышты.
Менә шулай, җәмәгать. Безнең эпоха узып бара. Ике батырыбызның да урыннары оҗмахта булсын. Алар безнең күңелләребездә һәрчак якты йолдызлар булып саклансын. Минем бу кечкенә генә язмам аларның рухына изге дога булып барып ирешсен иде. Амин!

Нурзада Сәмигуллин, Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading