16+

Утрауда аңын югалткан ир-атны коткарганнар

Алексеевск районында коткаручылар табиблар кулына шикәр чире белән авырган сәяхәтчене тапшыра.

Алексеевск районында коткаручылар табиблар кулына шикәр чире белән авырган сәяхәтчене тапшыра.

Ул Чулман елгасындагы утрауларның берсендә аңсыз килеш табыла, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә кич 112 номеры буенча бердәм ашыгыч коткару хезмәтенә 72 яшьлек ханым шалтырата. Ул иренең утрауда аңын югалтуын һәм бу халәттә инде ярты сәгать ятуын җиткерә.
Коткаручылар аңсыз ирне Лебедино авылы янындагы яр буена алып чыгып, табибларга тапшыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading