16+

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан халкы ничә көн ял итәчәк?

Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә.

Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә.

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан татарстанлыларны 23 февральдән 25 февральгә кадәр өч көнлек ял көне көтә. Шулай итеп, җомгадан якшәмбегә кадәр ял итәчәкбез.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Идел буе федераль округында яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, 57 процент хезмәткәр алдагы елларда кыска эш атнасына күчүгә ышана. Әмма төбәк компанияләренең 4 проценты гына мондый күчү мөмкинлеген карый. Хәзер инде оешмаларның 3 проценты кыскартылган эш көненә күчкән, һәм аны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең 46 проценты хезмәт нәтиҗәлелеген арттыруны билгели.

Шундый төр сораштыруны hh.ru компаниясе «Яков һәм партнерлар» аналитиклары белән бергә Идел буе халкы арасында үткәргән. Респондентлар кыскартылган атнаны һәм кыскартылган эш көнен 2030 елга кадәр хезмәт базарына йогынты ясый торган трендларның берсе дип билгеләп үтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading