16+

Велосипедта йөрү операция өстәлендә тәмамланган

Узган бәйрәм ялларында велосипедта йөргән вакытта егылып, җенес бизе бик нык җәрәхәтләнгән, сул бөере имгәнеп, гематома алган балаларны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Узган бәйрәм ялларында велосипедта йөргән вакытта егылып, җенес бизе бик нык җәрәхәтләнгән, сул бөере имгәнеп, гематома алган балаларны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Бу хакта клиниканың социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр ителә.

Балалар икесе дә урология бүлегендә.

"Пациентларның берсенең талагы бик нык имгәнгән, сул бөерендә, корсак арты өлешендә, оча сөяге тирәсендә гематомалар бар. Велосипедтан егылып, бала сул ягы белән бетон блокка бәрелгән. Хәзерге вакытта КТ һәм УЗИ контролендә дәвалана. Зыян килгән әгъзаларның акрынлап төзәлә баруын күрәбез", - дип әйткән бүлек мөдире Рәшит Байбиков.

Икенче очракта операция котылгысыз булган. Бала велосипед рамасына шулкадәр каты бәрелгән ки, хәтта җенес әгъзасында күкәе өзелгән. "Малайның җенес бизе өзелгән җирдән тегелде. Хәзер пациент операциядән соң тернәкләнә, хәле ул кичергән операция авырлыгына туры килә", - дип белдергән.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading