16+

Вертолет егылып төшеп, 9 кеше һәлак булган

Хәрби очкычны ракета белән бәреп төшергәннәр, дигән хәбәр бар. 

Хәрби очкычны ракета белән бәреп төшергәннәр, дигән хәбәр бар. 

Әфганстанның Вардак провинциясендә вертолет егылып төшү сәбәпле, 9 кеше һәлак булган. Бу хакта илнең Оборона министрлыгына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә. 

Вертолет һавага күтәрелгәндә ракета белән бәреп төшерелгән. Оборона министрлыгы бу уңайдан тикшерү эшләре башлаган. 

Шулай ук бүген Әфганстанда Коммуникацияләр һәм мәгълүмати технологияләр министрлыгының автобусы шартлатылган. Кабул полициясе хәбәр итүенчә, 3 кеше һәлак булган, 11 кеше җәрәхәтләр алган. “РИА Новости” чыганагы 6 кеше һәлак булган, 12 кеше зыян күргән дип хәбәр итә. 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading