16+

Ветераннар белән яшьләр берләшә

20 февраль көнне «Корстон» сәүдә үзәгендә республика буенча «Россия ветераннары партиясе» әгъзалары җыелачак. Форумның темасы да кызыклы - «Ветераннар һәм яшьләр».

20 февраль көнне «Корстон» сәүдә үзәгендә республика буенча «Россия ветераннары партиясе» әгъзалары җыелачак. Форумның темасы да кызыклы - «Ветераннар һәм яшьләр».

- Партия «Россия ветераннары партиясе» дип аталса да, анда яшьләргә дә урын бар. 18 яше тулган бөтен актив, эшчән, тырыш кешеләрне үзебезгә кабул итәбез. Яшьләр белән бергә иңне-иңгә куеп эшләү кызык та, нәтиҗәлерәк тә. Шуңа өстәп, без яшьләр арасында ватанпәрвәрлек рухы тәрбиялибез, туган илләрен яратырга өйрәтәбез, - диде партиянең төбәк бүлеге рәисе Альберт Бикмуллин.
Альберт Бикмуллин заманында «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеген оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. Ләкин ул башка, үз идеалларына тагын да якын булган партия ачу турында хыяллана. Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев аңа бу хыялын тормышка ашырырга булыша. Икәүләшеп 2013 елда «Россия ветераннар партиясе»нә нигез салалар.

- Эшкә тотынганчы, мин башта партиянең максат-бурыч­ларын төзүдә катнаштым. Сайлауга баручыларның өчтән бер өлеше ветераннар бит, бу исә 3 млн кешенең 1 миллионы безнең аудитория дигән сүз. Ветеран дигәч, күп кеше сугыш ветераннарын гына күз алдында тота. Безнең арада медицина, әдәбият, сәнгать, спорт өлкәсендә лаеклы ялга чыккан кешеләр бар. Минемчә, бу кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы партия булырга тиеш. Чит илләрдә хәтта Ветераннар министрлыгы бар, ә без аларны бер партиягә җыйдык, - ди Альберт Бикмуллин.

Партиянең эше сайлауларда катнашу белән генә чикләнми, әлбәттә. «Россия ветераннар партиясе» дә инде үз эш нәтиҗәләре белән мактана ала. Кукмара районында Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынына йортлы булырга ярдәм итә. Тагын бер проблема - озак вакыт ул суд карары буенча үз иренең хатыны булганын дәлилли алмый. ЗАГС идарәсендә дә тиешле документлары янган булып чыга, партия әлеге мәсьәләне чишәргә ярдәм итә. Шулай ук ветераннар бушлай юридик ярдәм һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча сорауларга да җавап табарга булыша.
Бу - партиянең башкарган һәм башкарылачак эшләренең бер өлеше генә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading