16+

“Витязево” лагерында чыккан янгын татарстанлыларның планын үзгәртмәгән

Анапа шәһәренең "Витязево" лагерында чыккан янгында зыян күргән балаларга психологик һәм матди ярдәм күрсәтелгән

Анапа шәһәренең "Витязево" лагерында чыккан янгында зыян күргән балаларга психологик һәм матди ярдәм күрсәтелгән

Бу турыда республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде. "Балаларга психологик һәм матди ярдәм күрсәтелде. Аларга 58 телефон, мөһим кирәк-яраклар һәм кием-салым тапшырылды. Балаларның документлары тулысынча торгызылачак", - диделәр матбугат хезмәтендә.

Килеп чыккан күңелсез хәл балаларның ялына тәэсир итмәгән. Алынган мәгълүматлар буенча, балалар ял итүләрен дәвам итә, йөзәләр, төрле чараларда катнашалар, экскурсияләргә чыгалар.
Исегезгә төшерәбез, Анапа шәһәренең "Витязево" лагерында килеп чыккан янгын вакытында Татарстаннан 91 бала һәм җиде тәрбияче ял иткән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading