16+

Владимир Путин авылга эшкә күчкән укытучыларга 1 миллион сум акча бирмәкче

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елдан башлап укытучылар өчен “Земский учитель “программасын башларга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта ул Россия Федераль Җыенына юлламасындасөйләде.

-2020 елдан "Земский учитель" программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп килүче педагогларга бер тапкыр 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк,— ди Владимир Путин.

Элегрәк дәүләт башлыгы медицинада кадрларга кытлык булмасын өчен «Земский доктор» программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә кирәклеге турында белдергән иде.

- "Земский доктор " программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итәм. 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр авыл җиренә яки кече шәһәргә эшкә күчкәндә, шулай ук бер тапкыр түләнә торган акчаны алырлык булсын. Табибларга - миллион сум, фельдшерларга - 500 мең сум, - диде Владимир Путин.

чыганак - tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э авылларда мэктэплэрдэ ничэ бала укыганын белэ микэн ул? Безнен Бикбау авылында 500 лэп хужалык. Мэктэп бетте, 6-7 баланы Аю авылына укырга йортэлэр. Бу Минзэлэ районында. Иремнен авылы Хужахэсэн,Кайбыч районы. 89 бала барысы. Классларда 6-9 бала. Авылларда пенсионерларга югары уку йортында укытуны кертсэлэр генэ инде.

    Мөһим

    loading