16+

Владимир Путин белән “Турыдан-туры линия” һәм зур матбугат конференциясе көне билгеле

Песков: “Турыдан-туры линия” һәм Путинның зур матбугат конференциясе 14 декабрьдә узачак.

Песков: “Турыдан-туры линия” һәм Путинның зур матбугат конференциясе 14 декабрьдә узачак.

Россия Президенты Владимир Путин белән “Турыдан-туры линия" һәм ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе 14 декабрьдә, берләштерелгән форматта узачак. Дәүләт башлыгы ел нәтиҗәләрен ясаячак, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

"Ундүртенче декабрьдә Владимир Путин ел йомгакларын ясаячак, бу программа - элеккечә телевизион каналлар проекты булачак. Һәм бу Турыдан-туры линия" нең һәм Президентның йомгаклау матбугат конференциясенең берләштерелгән форматы булачак",-диде Песков журналистлар белән аралашканда.
Ул матбугат конференциясенә Россия һәм чит ил журналистларын да чакырачакларын билгеләп үтте. Барысы да түбәндәгечә төзеләчәк: моның өчен махсус төзелгән студиядә журналистлар утырачак. Алар - Россиянең барлык төбәкләреннән килгән Россия төбәк журналистлары, федераль журналистлар, шулай ук Мәскәүдә аккредитацияләнгән һәм үз эшләрен Мәскәүдә дәвам итүче чит ил журналистлары", - дип хәбәр итте Песков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading