16+

Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларга сәлам юллады

Россия Президенты Владимир Путинның сәламләве

Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларга сәлам юллады

Россия Президенты Владимир Путинның сәламләве

Хөрмәтле дуслар!
Сезне Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае ачылу уңаеннан сәламлим.
Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләр вәкилләрен җыйган форумны олы, иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйга дип саныйм. Дин, мәдәниятләр, традицияләр күптөрлелеге күп милләтле Ватаныбызның төп хәзинәләренең берсе булып санала. Һәр халыкның үзенчәлекләрен сак­лап калу, илдә тынычлыкны, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә дәүләт өстенлекле игътибар бирә. Шушы киңкүләм һәм кирәкле эшнең уңышлы баруында Бөтендөнья татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар хезмәте зур, быел корылтай 25 еллыгын билгеләп үтә. Аның татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә, мөһим мәгариф, мәгърифәт проектларын, шул исәптән халыкара хезмәттәшлек өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга йөз тоткан тырышлыгы тирән ихтирамга лаек.
Ышанам, корылтай иҗади рухта, нәтиҗәле төстә узар, эшлекле мөнәсәбәтләр һәм шәхси элемтәләр урнашуга этәргеч бирәчәк.
Форум кунаклары һәм делегатларына иң изге теләкләр.


Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading