16+

Владимир Путин: «Кабинетларда утырырга түгел, ә җирле халыкның мөһим проблемаларын хәл итәргә кирәк»

Владимир Путин Мәскәү өлкәсенең Красногорскида җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстан һәм башка төбәкләрнең хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру тәҗрибәсенә игътибар итте һәм аны бөтен илгә таратырга тәкъдим итте.

Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.

Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнары эшенең мөһимлеге турында сөйләгәндә, Дәүләт Башлыгы «хакимият һәм гражданнарның турыдан-туры аралашуы механизмнары күп төбәкләрдә төзелгән инде», - диде. Ул муниципалитет вәкилләренә «кабинетларда утырырга» түгел, ә җирле халыкның мөһим проблемаларын хәл итәргә кирәк, дип әйтте.

Татарстанда «Инцидент менеджмент» һәм «Халык контроле» системалары, шулай ук «Халык инспекторы»кушымтасы булдырылган һәм эшли.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading