16+

VPN телефондагы мәгълүматны һәм парольләрне "урларга" мөмкин

Соңгы көннәрдә смартфон кулланучылар арасында рөхсәт ителмәгән ресурсларга керү мөмкинлеген бирә торган VPN-сервислар популярлашты.

Соңгы көннәрдә смартфон кулланучылар арасында рөхсәт ителмәгән ресурсларга керү мөмкинлеген бирә торган VPN-сервислар популярлашты.

Әмма мондый программалар куркыныч тудырырга мөмкин икән. “АиФ”ка мобиль элемтә базары аналитигы Эльдар Мортазин белдергәнчә, VPN мәгълүматны телефон хәтереннән үзе таный алмый, ләкин үзегез үк челтәргә җибәргән мәгълүматларны, сез кулланган сервислар мәгълүматларын алырга сәләтле. Бу интернет, кушымталар, мәгълүматны тапшырган башка нәрсәләр, дигән ул.

Белгеч сүзләренчә, VPN интернет-кибеттә сатып алганда тәкъдим иткән түләү мәгълүматларын яки сез керткән социаль челтәр парольләрен "урларга" мөмкин. Аныңча, бушлай VPN-сервислар куркыныч тудыра. Түләүле программалар, кагыйдә буларак, куркынычсыз.

"Бушлай яки өлешчә бушлай VPN – начар фикер, чөнки сезнең мәгълүматларны урларга мөмкиннәр. Мондый сервис уйлап табучыларга ничек тә булса акча эшләргә кирәк, һәм алар сезнең мәгълүматларны сата. Әгәр дә VPN түләүле булса, аларны эшләп чыгаручылар, кагыйдә буларак, бизнес ясарга тырыша", – дип аңлата Мортазин.

(“АиФ”)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading