16+

Вузларга кабул итүнең бердәм вакыты билгеләнә

Бу кагыйдәләр 2025 елның 1 мартыннан эшли башлаячак.

Бу кагыйдәләр 2025 елның 1 мартыннан эшли башлаячак.

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы бакалавриатка, специалитетка һәм магистратурага кабул итүнең яңа тәртибен раслады. Россия югары уку йортлары өчен абитуриентларның документларын кабул итүнең бердәм даталарын билгеләнәчәк. Бу кагыйдәләр 2025 елның 1 мартыннан эшли башлаячак.

Мәсәлән, бакалавриат һәм специалитет буенча бюджет урыннарга өстенлекле кабул итүне югары уку йортлары 2-3 августка кадәр тәмамларга тиеш. Төп этап — 6-7 августка кадәр, ә өстәмә этап — 10-11 августка кадәр төгәлләнүе шарт. Түләүле нигездә кабул итүне югары уку йортлары 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча йомгакларга тиеш. 

Элегрәк университетлар магистратура программаларына керү вакытын мөстәкыйль билгелиләр иде. Хәзер магистратурага төп кабул итү 29 августта, ә өстәмә — 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Түләүле формада укырга керүче абитуриентлар өчен срок — 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча, дип билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading