Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты эшлекле программасы 23-25 августта "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгенең А павильонында узачак.
Эшлекле программада әйдәп баручы халыкара оешмалар вәкилләре катнашачак. Шулай ук галим, "Кара аккош" китабы авторы Нассим Талеб, Россия Федерациясе Президентының рәсми вәкиле Дмитрий Песков, Оксфорд университеты тикшеренүчесе Карл Бенедикт Фрей, космонавт Сергей Крикалев һәм Россиядәге WorldSkills International рәсми делегаты Екатерина Лошкарева чыгыш ясаячак.
Чара күнекмәләрне үстерү өлкәсендә чишелешләр өчен уникаль платформа булачак. Эшлекле программа кысаларында глобаль тенденцияләр һәм этәргечләр, макрорегиональ үзенчәлекләр, шулай ук иң яхшы практикаларны тормышка ашыру һәм яшь профессионаллар әзерләүнең милли системасын үстерү турында фикер алышачаклар.
Эшлекле программа инглиз телендә алып барылачак. Россия катнашучылары өчен тәрҗемә оештырылачак.
Эшлекле программаны тулысынча https://worldskillsconference.com/2019/ru/ сайтында карарга була.
Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар