16+

WorldSkills көннәрендә җәмәгать транспортында яшьләр күп йөргән

Чемпионат вакытында җәмәгать транспорты хезмәтләреннән яшьләр күпләп файдаланган. Җәмәгать транспортында волонтерлар һәм аккредитацияләнгән кешеләр 61701 тапкыр йөргән.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздыру көннәрендә җәмәгать транспортыннан 2 млн 800 мең пассажир файдаланган. Шәһәрдә маршрутларда 800 автобус, 140 троллейбус һәм 106 трамвай эшләде. Метрополитен аерым режимда хезмәт күрсәтте. «Казан Арена» стадионына кадәр бушлай шаттллар оештырылды.

Чемпионат вакытында җәмәгать транспорты хезмәтләреннән яшьләр күпләп файдаланган. Җәмәгать транспортында волонтерлар һәм аккредитацияләнгән кешеләр 61701 тапкыр йөргән.

Җәмәгать транспорты экипажларының эш көне 4.30 сәгатьтә башланды. Волонтерлар беренче пассажирлар булдылар. Автобуслар аларны «Казан-1» тимер юл вокзалына кадәр алып килде. Аннары волонтерлар, электричкага күчеп, «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә кадәр бардылар.

Эш көне экипажларның төн уртасында тәмамланды. WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасы көнендә шәһәрнең җәмәгать транспорты төнгә кадәр эшләде. Йортлар һәм кунакханәләр буенча 45 мең кунак һәм катнашучыны кайтарырга кирәк иде.

Чемпионатның җиде көне эчендә комитетның кайнар линиясенә йөздән артык шалтырату кабул ителде. Казанның транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, җәмәгать транспорты эшчәнлегенә карата шелтәләр булмаган. Җәмәгать транспорты тоткарлыкларсыз эшләгән.

Чемпионат алдыннан машина йөртүчеләр һәм кондукторларның фирма киеме яңартылган, Казанның Транспорт комитеты транспорт предприятиеләренә барып планнан тыш тикшерүләр үткәргән. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә комитет хезмәткәрләре хәрәкәттәге состав салоннарының санитар торышын тикшерделәр. Җәмәгать транспорты тукталышларында эшче һөнәрләр чемпионатына 70 яңа мәгълүмат таблосы урнаштырылды, дип яза kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading