16+

Халыкка кредит өләшүдән туктыйлар

Россия банклары 2025 елда, агымдагы елга караганда, физик затларга 30 процентка азрак кредит бирәчәк.

Россия банклары 2025 елда, агымдагы елга караганда, физик затларга 30 процентка азрак кредит бирәчәк.

Россия банклары 2025 елда, агымдагы елга караганда, физик затларга 30 процентка азрак кредит бирәчәк. Халыкны кредитлауның кимү тренды, аз дигәндә, 1,5 тапкырга көчәячәк, дип хәбәр иткән ВТБ банкы вәкиле.

 - Киләсе елда кредит базарының  кимүе соңгы елларда максималь – берьюлы 30 процентка булачак. 2024 ел регулятор өчен, мөгаен, халыкның куллану ихтыяҗын киметү “репетициясе” булды дип әйтергә мөмкин. Мондый адым акланган: заемщикларга карата югары ставкалар һәм катгый таләпләр – массакүләм рәвештә кредит җыеп, аларны түли алмыйча азаплану өчен вакыт түгел. Шуңа күрә киләсе елда банклар үзләренең кредит портфеленең күләменә түгел, сыйфатына игътибар итәчәк, – ди президент урынбасары – Банк идарәсе рәисе Георгий Горшков.

ВТБ фаразлавынча, 2025 елда Россия банклары физик затларга 9,5 триллион сумга якын кредит бирәчәк. Чагыштыру өчен: агымдагы елда 13,3 триллион сум бирелер дип көтелә – 2023 ел белән чагыштырганда 18 процентка кимрәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading