16+

Хәрби хезмәткә чакыру яшен арттырырга тәкъдим ителә. Кемнәргә?

Дәүләт Думасына Россия паспортын алучылар өчен хәрби хезмәткә чакыру яшен 50 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасына Россия паспортын алучылар өчен хәрби хезмәткә чакыру яшен 50 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр.

2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр 318 меңнән артык чит ил кешесе Россия гражданлыгы алган.

Россия Дәүләт Думасында «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы канунга төзәтмәләр әзерләнде. Аның нигезендә әле яңа гына Россия гражданы булган ир-атлар өчен чакырылыш яшен 50 яшькә кадәр арттыруны күз алдында тота. Инициатива 1 февральдә игълан ителгән һәм парламентның түбән палатасының рәсми сайтында урнаштырылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр 318 меңнән артык чит ил кешесе Россия гражданлыгы алган, алар арасында БДБ илләреннән: Таҗикстан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Әзербайҗаннан чыккан кешеләр өстенлек итә.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиянең кайбер яңа гражданнары агымдагы законнарның яшь чикләүләрен (18 яшьтән 30 яшькә кадәрге хәрби хезмәткә чакыру яше) кулланып, хәрби исәпкә басудан баш тарталар.

"Хәзерге вакытта, тәҗрибә күрсәткәнчә, Россия гражданлыгын алган чит ил дәүләтләрендә туган кешеләр хәрби исәпкә басудан баш тарта яки гамәлдәге канун буенча хәрби хезмәткә чакыру яшенең югары чиген – 30 яшь тулуны көтәләр һәм шуннан соң гына Россия гражданлыгын алалар", — диелә документта.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading