Типографияләр ачып, китаплар бастырганнар, газеталар чыгарганнар. Күперен дә салганнар, юлларны да карап торганнар. Үз табышларын яки милекләрен хәер-сәдакага тоту нияте белән аларны махсус фондка тапшырганнар. Моны икенче төрле вакыф дип атыйлар. Гарәп теленнән тәҗемәсе дә аның "саклау", "чикләү" дигәнне аңлата. Вакыфтагы милек мәчет-мәдрәсәләр тотуга киткән. Татарстанда да әлеге системаны торгызуга зур көч куялар һәм аны алга таба да үстерергә ниятлиләр. "Россиядә вакыф: бүгенге заман һәм перспективалар" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә дә сүз шуның хакында барды. Чараны Россия ислам институты, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, Кувейт дәүләтенең генераль секретариаты һәм Ислам үсеш банкы оештырды.
Татарстанда инде берничә ел "Вакыф" фонды эшләп килә. Аның генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин сүзләренчә, әлеге фонд Россиядә бердәнбер санала.
- Без элек мөселман байларының вакыф карамагына биргән объектларын кире кайтару өстендә эшлибез. Былтыр ачылган Галиев мәчете - аның ачык мисалы. Татарстан Президенты карары буенча ул төзекләндерелеп, кабат ишекләрен ачты. Бүгенге көндә тагын өч объектны кайтаруга ирештек. Сигезләп объект хәл ителү алдында тора. Фондның юридик, архив бүлекләре бар. Теге яки бу бинаның тарихы өйрәнәләр, документларын юридик яктан дөрес итеп тутырып, шәһәр башкарма комитетына яки дәүләт органнарына хатлар язабыз. Алар ягыннан аңлау бар, ярдәм итеп торалар, - ди Рөстәм Хәбибуллин.
Фонд Мәккәдә элеккеге татар байлары ачкан биналарны да барларга керешкән. Революциягә кадәр татар байлары анда рестораннар, кунакханәләр ачкан, анда безнең хаҗилар туктаган.
- Бүгенге көндә анда вакыфның өч бинасы исәпләнә. Шуларны кире кайтару өстендә актив эш алып барабыз, - ди фонд җитәкчесе.
"Вакыф" оешмасы үз эченә күп кенә социаль проектларны ала. Мөселман медицина клиникасы, балалар өчен тернәкләндерү үзәге, мөселман шифаханә комплексы төзү, Зәкят йорты һәм Чаллыда вакыф комплексы ачу - шундыйлардан.
Кеше үлгәннән соң, аның гамәле туктала. Әмма өч эше кала. Болар - аның белемнәре, үзеннән соң мәрхүм рухына дога кылучы бала һәм җәрия сәдакасы. (кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдәка). Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, кайбер мөселман галимнәре әлеге сәдаканы вакыф дип аңлата.
- Вакыф институты XI гасырда үсеш ала, XII йөз башында исә мөселман дәүләте дини учреждениеләренең тып яшәү чыганагы була. Аббасид хәлифәтендә булган сәфәрчеләр анда вакыфларның күп булуын әйтә. Әйтик, юллар тоту өчен дә, хаҗга барырга теләп тә акчалары булмаучылар өчен дә вакыф булган. Госман империясендә, тарихчылар әйтүенчә, барлык җирләрнең өчтән бер өлеге вакыфка караган. Революциягә кадәр Россиядә дә, аерым алганда Идел буенда, Кавказда һәм Кырымда вакыф мәчет, мәдрәсә, хәйрия оешмалары өчен төп финанс чыганагы санала. Бүгенге заманда вакыф милке институтын торгызу, популярлаштыру бурычы тора. Бу төр милек федераль законнар белән якланса, мөселманнарның вакыф институты тизрәк үсеш алыр иде. Бүгенге көндә ул барлык төбәкләрдә яралгы хәлендә. XXI гасыр үз Акчуриннары, Апанаевлары, Рәмиевләрен көтә, әмма алар мөселманнарның диния нәзарәте һәм мөселман бизнес элитасы арасында тыгыз элемтәләр булмыйча барлыкка килмәячәк, - диде мөфти.
Кырым республикасы мөселманнары диниия нәзарәте рәисе урынбасары Асадулла хәзрәт Баиров үзенең чыгышында вакыфны ярдәмгә мохтаҗлар белән игелекле эшләргә омтылучылар арасындагы күпер дип атады.
- Җәмгыять ничек үссә, вакыф та шулай үсеш ала. Без шушы темага сөйләшергә җыелганбыз икән, димәк, аңа ихтыяҗ бар. Кырымда элек һәр мәчет каршында вакыфлар булган. Алар мохтаҗларга гына ярдәм итеп калмаган, хуҗасыз этләр мәсьәләсен дә хәл иткән, - диде ул.
Комментарийлар