16+

Яңа банкнотлар киләсе ел ахырында дөнья күрәчәк

Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь сурәтләре төшереләчәк 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар әйләнешкә 2017 ел ахырында керәчәк.

Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь сурәтләре төшереләчәк 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар әйләнешкә 2017 ел ахырында керәчәк.

Ә менә аларның кайсы 200, кайсы 2000 сумлык акчаларда сурәтләнәчәк, анысын Россия Банкы директорлары советы ачыклаячак. Бу хакта "Беренче канал" эфирында җомга көнне Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Үзәк банкта билгеләп үтүләренчә, сайлау зәвыклы булган. "Нәтиҗәдә, ике диңгез шәһәре җиңде. Алар илнең икесе ике ягында урнашкан һәм безнең илнең колач җитмәслеген, бердәмлеген символлаштыра", - дип өстәгән Нәбиуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading