16+

Яңа ел алдыннан мунча керегез!

Һәркемнең Яңа елга җаны белән дә, тәне белән дә чиста булып аяк басасы килә. Бәйрәмдә мунча керү — элек-электән килгән гадәт. Ә менә япон галимнәре мунча терапиясенең кеше психикасына ничек йогынты ясавын ныклап тикшергән.

Даими рәвештә эссе парга керү, тәннең температурасы кыска вакытка күтәрелеп алу нәтиҗәсендә, организм микростресс кичерә. Нәтиҗәдә, баш миенең нерв системасы стимуллаша һәм серотонин бүлеп чыгара. Шуңа да мунчачыларның кәефләре һәрчак күтәренке була.

Шулай ук мунча йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, аеруча йөрәк эшчәнлегенең активлыгын сакларга ярдәм итә. Даими мунча керүнең тагын бер яхшы ягы бар, ул — тын юллары системасы авыруларыннан саклау һәм гомум физик тонусны күтәрү өчен файдалы чара.

Әлбәттә, йөрәк һәм кан тамырлары системасы авыруы, кан басымы югары булганда сауна һәм мунчага барырга ярамый. Әгәр тән температурасы югары булса, яки организмда ялкынсыну процессы барса, бу очракта да эссе мунча керергә ярамый.
Инфекция, гинекология авыруы булганда да мунчага барырга киңәш ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading