16+

Яңа ел бәйрәмнәрендә почта бүлекчәләренең эш графигы үзгәрә

Татарстанда почта бүлекчәләренең бәйрәм көннәрендә эш графигы үзгәрә. 31нче декабрь һәм 6нчы гыйнвар көннәрендә аларның эш көне бер сәгатькә кыскара, ә 1нче һәм 7нче гыйнвар көннәрендә барлык почта бүлекчәләре дә ял итә.

Бу көннәрдә почта тартмаларыннан язма корреспонденция алынмый, гәзитләр таратылмый.

2нче гыйнвар көнне сәгать 10.00 алып сәгать 14.00 кадәр "Тандем"дагы (Казан, Ибраһимов урамы, 56) урнашкан почта элемтәсе пункты гына эшләячәк, Татарстанның башка почта бүлекчәләре эшләми. 3нче гыйнвардан алып 11нче гыйнварга кадәр почта бүлекчәләре гадәти режимда эшли.

Авыл почта бүлекчәләре өчен башка төр эш графигы билгеләнергә мөмкин. Бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләр тарату эше РФ Пенсия фонды бүлекчәләре белән килешенеп гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading