16+

Яңа мәктәпләр психологик-педагогик таләпләрне исәпкә алып проектлана

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпләр проектына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр исемлеген карый, дип яза «Татар-информ».

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпләр проектына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр исемлеген карый, дип яза «Татар-информ».

Төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренчә, проектлаучылар мәктәп бинасы, уку бүлмәләренең дизайны һәм архитектурасына карата психологик-педагогик таләпләрне исәпкә алып, белем йортларының дизайн-концепциясен төзү бәясе буенча тәкъдимнәр әзерләргә керешкән. Апрель азагында «Мәктәп бинасының дизайны һәм архитектурасына карата психологик-педагогик таләпләр» дигән темага түгәрәк өстәлләр сериясенең беренчесе үткәрелгән. «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директор урынбасары һәм баш архитекторы Максим Быков фикеренчә дә, проект мәктәптә уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелергә тиеш.

– Заказчы, проектлаучы һәм генераль подрядчы арасында диалог булдырырга кирәк. Мондый фикер алышулар һәм мәктәпләрнең проектына үзгәрешләр кертү ихтыяҗы бүгенге белем бирү процессына карата таләпләрнең артуы белән аңлатыла. Бүген баш өстендә түбә корып кую гына җитми. Уңайлы мохит булдыруга йөз тотарга тиешбез. Әмма моның өчен техник биремгә үзгәрешләр кертү һәм бу процесста дәүләт институтларының да катнашуы таләп ителә, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading