“Күке” ана хәзер полиция бүлекчәсендә.
Мәскәүнең полиция хезмәткәрләре яңа туган сабыен ташлап калдырган хатын-кызны кулга алган. Билгеле булганча, 26 яшьлек Кыргызстан гражданкасы әле туган гына улын подъезд төбенә куеп калдырган.
Бу хәлне камера төшергән. Сабыйны Ярославль шоссесында, баланы калдырып киткән йортта яшәүчеләр тапкан һәм полициягә хәбәр иткән.
“Күке” ана хәзер полиция бүлекчәсендә, дип яза “Российская газета”.
Комментарийлар