16+

Яңа туган сабый әнисен комадан чыгарган

Бразилиянең Форталеза шәһәрендәге бала тудыру йортында гаҗәеп хәл булган. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.

Яңа туган сабый әнисен комадан чыгарган

Бразилиянең Форталеза шәһәрендәге бала тудыру йортында гаҗәеп хәл булган. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.

28 яшьлек Аманда да Сильва йөклелегенең соңгы атналарында, эпилептик өянәге башланып, хастаханәгә китерелә. Табиблар өянәге кабат кузгалса, анага да балага да зыян килер, яки үлеменә китерер, дип куркалар. Шунлыктан Аманданы махсус ясалма комага җибәрәләр.

Баланы ярып алганнан соң, әни кеше аңына килми, аны комадан чыгара алмыйлар.

Шәфкать туташы киңәше белән, баланы әнисе янына алып килгәннәр. Сабые кагылып киткәннән соң, ананың йөрәк тибеше ешая, күзеннән яшь ага башлый. Әлеге хәлдән соң 20 көн узгач, ана белән баланы өйләренә чыгарганнар.

Фото: Maternidade-Escola Assis Chateubriand

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X