16+

Яңартылган Конституция Россия статусын тынычлык урнаштыручы ил буларак игълан итәчәк

Шулай ук безнең дәүләтнең тарихи миссиясе билгеләнәчәк.

Шулай ук безнең дәүләтнең тарихи миссиясе билгеләнәчәк.

Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов Россия - үзен якларга әзер торган ил, ләкин беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмый, диде. Тынычлык урнаштыручы ил статусы яңартылган Конституциядә беркетелергә мөмкин. 

"Бүгенге көндә безнең оборона куәте шундый, без үзебезне якларга һәм планетада тынычлыкны тәэмин итәргә әзер, чөнки без - идеология һәм тарихи кыйммәтләргә ия булуга карамастан, системаларның тыныч яшәү тарафдарлары", - дип билгеләде Морозов.

Конституциягә төзәтмәләр Россиянең хокукый һәм территориаль суверенитетын яклаячак. "Без үз суверенитетыбызны барлык мөмкин булган икътисади, сәяси һәм хәрби чаралар белән яклыйбыз һәм яклаячакбыз", - дип билгеләде сенатор.

Төзәтмәләр буенча бөтен халык 1 июльдә тавыш бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading