16+

Ялган хәбәр тараткан өчен - хөкем каршына басачаксың

Чынбарлыкка туры килмәгән хәбәр тараткан өчен административ штраф каралган, бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә.

Ялган хәбәр тараткан өчен - хөкем каршына басачаксың

Чынбарлыкка туры килмәгән хәбәр тараткан өчен административ штраф каралган, бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә.


Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә чынбарлыкка туры килми торган, коронавирус таралуга бәйле рәвештә, күпсанлы коточкыч хәбәрләр яшен тизлеге белән тарала башлады.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: РФ административ кодексының  «Массакүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча куллану» 13.15 маддәсе нигезендә ялган хәбәр тараткан өчен административ штраф каралган.


Менә шундый ялган хәбәр таратучы Түбән Кама кызы хәкемдар каршына баса да инде. Ул мессенджер (ватс апп) аша берничә кешегә аудиохәбәр җибәргән, әмма моның ахыры ничек бетәчәге турында башына да китермәгән. Биредә ул «якын арада Түбән Кама шәһәре коронавирус аркасында, карантинга ябылачагын» белдергән. Әлеге хәбәр чылбырсыман башка кешеләргә дә таралган.  

 Ул чакта гүзәл зат танышларына моның бары шаярту гына булуын әйтә. Әмма мәгьлүмати дулкын күпләгән кешене камап алган була. Шуңа бәйле рәвештә җирле телеканалда «карантин» турындагы фейк-хәбәрләрне кире кагу буенча тапшыру чыккач кына, шәһәр халкы тынычланып кала.

Күпсанлы кешене коткыга салган хәбәр таратучы хатын бүген хөкемдар каршына басты. Чынбарлыкка туры килмәгән мәгьлүмат тараткан Түбән Кама кызына 30 меңлек штраф салынган, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading